Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 декабрь 2020, 12:24

Яңа елдан айныткычлар ачыла

Яңа елдан айныткычлар ачыла

Бу хакта закон кабул ителде.

Русия парламентының түбән палатасы бүген төбәкләргә түләүле медицина айныткычлары булдыру хокукы бирә торган закон проектын кабул итте. Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Айныткычларны дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә булдырачаклар, мондый форма аларга эләккән кешеләрдән акча алырга мөмкинлек бирәчәк. Айныткычлар эшен оештыруның гомум кагыйдәләрен Русия Хөкүмәте билгели.

Русиядә айныткычлар 2011 елда Эчке эшләр министрлыгы реформасы кысаларында бетерелде. Алдагы елларда айныткычларны тергезү планнары турында хәбәрләр күп булды. Дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә айныткычлар булдыру турындагы тәкъдим Федерация Советы тарафыннан 2019 елның мартында кертелгән иде.

Айныткычлар системасы Советлар Союзы чорыннан ук эшләп килде һәм анда эләккәннәр штрафка тарттырыла иде.

Фото:pixabay.com.

Читайте нас: