Сулыш юлларына тозлы һава килешә. Аның белән дәвалануның яңа бер ысулы бар икән.
Томау, сулыш юллары ялкынсыну кебек авырулар кайчакта бик озакка китә, айлар, хәтта еллар буена сузыла. Мондый чакта табиблар диңгезгә барырга киңәш итә. Ник дигәндә, аның һавасы ук дәвалый. Тозның сәламәтлеккә файдасы элек-электән үк билгеле. Оренбург өлкәсендәге тозлы Илек күлләре дә юкка гына популяр түгел. Аеруча буыннар, бил сызлау, астма, тире авыруларыннан шифасы бар. Тик менә коронавирус пандемиясе шартларында, гомумән, юлга чыгу хәвефле. Ләкин тоз белән өй шартларында да төрлечә дәваланып була.
Ә менә сулыш юлларын тозлы һава белән дәвалауның яңа бер ысулын Хисаметдин ага Исмәгыйлев тәкъдим итте.
Бу рәвешле сулыш алганда, һава, көпшәләр һәм тоз эремәсе аша үтеп, тоз парлары белән туена. Эремә куе һәм шешәнең яртысыннан күбрәк булса яхшырак. Төптә эреп бетмәгән тоз катламы булсын. Шешәдәге тишекләрне зур итмәскә кирәк, юкса, һава алар аша йөриячәк. Я инде бу урыннарны скотч белән томаларга була.
*** Барлык бу ысулларны ялкынсыну үткәч, тән температурасы нормаль чакта гына кулланырга мөмкин. Шулай ук табиб белән киңәшләшү мотлак!
Сәламәт булыгыз, дуслар!
Халык медицинасы рецептлары буенча әзерләнде.