Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 декабрь 2020, 12:23

Караңгы төндә, энесен яклап...

Караңгы төндә, энесен яклап...

Мишкә районында коточкыч фаҗига булган.

Яңа Акбулат авылында яшәүче 20 яшьлек егетне пычак белән яралаганнар. Аны дәваханәгә алып киткәннәр, әмма гомерен саклап кала алмаганнар. Әлеге факт буенча Бөре районара тикшерү бүлеге «Кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Бу төнне 22.30 сәгатьтә Яңа Акбулат авылы хакимияте янында зыян күрүче һәм аның 20 яшьлек танышы арасында конфликт килеп чыккан. Соңгысына аның 26 яшьлек абыйсы ярдәмгә килгән.

Көтмәгәндә ир кулына пычак ала һәм зыян күрүчегә бик күп җәрәхәтләр сала. Егетне дәваханәгә салалар, әмма, күрсәтелгән медицина ярдәменә карамастан, ул 20 декабрьгә каршы төндә вафат була.

«Шикләнелүчеләр белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелде һәм гаепләү белдерелде. Тикшерүчеләр һәлакәт урынын карады, шаһитлар белән сөйләште, кирәкле суд экспертизалары комплексы билгеләнде», — дип хәбәр иттеләр республика буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәтендә.

Фото: "Башинформ"

Читайте нас: