Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
23 декабрь 2020, 12:26

Эш яңадан каралачак

Район прокуратурасындаЭш яңадан каралачак

29 яшьлек кушнаренколыга штраф салу сәбәпле, мир судьясы күлдә законсыз балык тоту факты буенча кузгатылган җинаять эшен туктатырга карар итә.

Балыкчы тыелган ау кораллары кулланып, су билогик ресурсларын законсыз үзләштерүдә гаепләнә.

Суд аның Агыйдел елгасыннан ятьмә кулланып, җыенысы җиде мең сумлык җиде алабуга тотуын ачыклады. Юлда браконьерны полиция хезмәткәрләре туктата һәм аның автомобилендә законсыз тотылган балыклар булуын ачыклый.

Хөкем ителүче җинаятен таныды, табигатькә китерелгән зыянны түләде.

Җинаять эшен туктату һәм суд штрафы салу өчен хөкем ителүченең ризалыгы таләп ителә. Ә ул судка мондый ризалыгын бирмәгән булып чыкты. Дәүләт гаепләүчесе суд карары белән ризалашмыйча апелляциягә бирде.

Апелляция инстанциясе суды прокуратура дәлилләре белән килеште һәм мир судьясы карарын гамәлдән чыгарды. Эш яңадан карауга җибәрелде.

Марат НАСЫЙРОВ, район прокуроры.

Читайте нас: