Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
22 декабрь 2020, 21:07

Төп закон – яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!

Төп закон – яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!

Башкортстан Республикасы Конституциясе Башкортстан республика Югары Советы тарафыннан 1993 елның 24 декабрендә кабул ителде.

Әмма тормыш бер урында гына тормаган кебек, Төп закон да заман таләп­ләренә яраклашып, үзгәрешләр кичерә. Башкортстан Конституциясен яңартуда беренче этап 2002 елга туры килде. Бу чорда конституцион нормаларны кабаттан карау зарурлыгына федераль законнарны арытаба үстерү, дәүләт властен ныгыту, дәүләт власте органнарын формалаштыру прин-ципларының үзгәрүе, урындагы үзидарә системасының камилләшүе сәбәпче булды.

Арытаба Башкортстан Республикасы Конституциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде. Бу чордагы үзгәрешләр илдәге башкарма власть вертикален ныгыту буенча башлангычларны гамәлгә ашыру, Русия Федерациясе субъектларында иң югары вазыйфа биләүче кешеләргә вәкаләтләр бирү тәртибенең үзгәрүенә һәм муниципаль реформа белән бәйле булды.

Башкортстанда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелүгә бәйле рәвештә Конституциягә һәм республика законнарына тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр әзерләү буенча комиссия төзеләчәк. Хокукый мәгълүмат порталында 18 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров­ның шушы хакта указы дөнья күрде.

Документта билгеләнүенчә, республика Конституциясенә һәм төбәк законнарына үзгәрешләр кертү буенча комиссия тәкъдимнәрен алты ай дәвамында тапшырырга кирәк булачак. Комиссияне Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җитәкләячәк. Шулай ук комиссия составына Башкортстанның Конституция суды рәисе Зөфәр Еникеев, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, республика прокуроры Владимир Ведерников, юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле һәм башка югары дәрәҗә җитәкчеләр кертелгән.

Башкортстан Конституциясенә төрле елларда төзәтмәләр кертелсә дә, 2нче статьясында язылганча, Төп законның асылы үзгәрешсез кала: “Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре Башкортстан Республикасында иң югары кыйммәт булып тора. Кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау – Башкортстан Респуб­ликасының бурычы”.

Читайте нас: