Яңа көн
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 декабрь 2020, 13:08

КАН КҮЧЕРҮ СТАНЦИЯСЕНДӘ ЯНГЫН ЧЫККАН

КАН КҮЧЕРҮ СТАНЦИЯСЕНДӘ ЯНГЫН ЧЫККАН

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә бүген иртәнге 7.51 сәгатьтә Уфаның Батыр урамында урнашкан Республика кан күчерү станциясендә янгын чыгуы хакында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә аерым торган кирпеч бинаның 4 каты тәрәзәсендә ачык янгын күзәтелгән.

150 кешене эвакуацияләгәннәр. 8.25 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Шөкер, каза күрүчеләр юк. Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин да килеп җиткән.
Чыганак: bashinform.ru, https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: