Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 декабрь 2020, 12:36

Тукталып калмаска

Эшкуарлык сәгатеТукталып калмаска

Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә өч инвестиция проекты каралды. Онлайн трансляция нәтиҗәсендә аның эшендә БР икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Екатерина Кликунова катнашты.

Министр урынбасары эшкуарлык сәгатьләре үткәрү, төбәккә инвестицияләр җәлеп итүнең районны үстерүдә мөһим роль уйнавын билгеләде. Тукталып калмаска, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә чакырды.

«Экобалык» эшкәртү-сәүдә итү кулланучылар кооперативы балык үрчетү һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнүче хуҗалык оештыруны планлаштыра.

«55нче параллель» хезмәтләндерү-сәүдә итү кулланучылар кооперативы Таш сыннар паркы янында турист маршрутлары оештыру һәм сувенирлар сату өчен фермер һәм эшкуарларны берләштерүне максат итеп куя.

Тагын да бер эшкуар балалар киеме тегү буенча ателье ачарга тели.

Читайте нас: