Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 декабрь 2020, 12:32

Республикада янә өч гомер ковидтан өзелде...

Республикада янә өч гомер ковидтан өзелде...

Кичә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 16785кә җитте, инфекция тагын 156 кешедә ачыкланды.

Кызганычка каршы, ковидтан үлем очраклары да арта бар. Соңгы тәүлектә республикада янә өч кешенең гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 114кә җитте.
Әле республикада 3207 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 840ы дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында, авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2367 кеше амбулатор дәвалана.
13464 якташыбыз савыккан, соңгы тәүлектә Башкортстанда 92 кеше коронавирусны җиңгән.
Пневмония дә чигенергә уйламый, көн саен яңа очраклар ачыклана бара. Соңгы тәүлектә бу диагноз 391 кешегә куелган. 386 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 886 965 тикшерү үткәрелгән, 1 826 350 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны – 11 668, 11 309 кеше тест үткән.

Фото: Яндекс.Новости

Читайте нас: