Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
18 декабрь 2020, 17:57

Настя белән Илшат кунакта

Мавыктыргыч проектларНастя белән Илшат кунакта

«Ачык дәресләр» бөтенроссия проекты кысаларында «Кунакка» акциясе бара.

Безнең районнан бик актив, максатка омтылучан ике укучы Анастасия Иванова һәм Илшат Зәйнетдинов берлектәге проектларын лаеклы яклап, җиңүче булдылар һәм Чечен Республикасына кунакка бару хокукы алдылар. Алар илебезнең башка төбәкләреннән талантлы балалар белән очрашып, танышырга, дуслашырга өлгерде дә инде.

Халыклар бердәмлеге көнендә үткәрелгән «Ачык дәрес»тә җиңгән сигез укучы бер-берсендә кунакта булырга сүз куешкан иде. Аларның төбәкләр һәм милли мәдәниятләр белән танышуы Уфа шәһәреннән башланды. Биредә алар Башкортстан башкаласының истәлекле урыннарында булды, милли ашамлыклардан авыз итте.

Аннан соң проекттта катнашучылар илебез башкаласына юл тоттылар. Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә йөрделәр, Россия Мәгария академиясенең балалык, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты директоры вазыйфасын башкаручы Наталья Агре белән очраштылар.

Алга таба малайлар һәм кызлар ике төркемгә бүленде. Илшат белән Анастасия Чечен Республикасына, башкалар Калмык Республикасына юнәлде.

Кунак булып, төбәк тарихы һәм гореф-гадәтләре белән танышканнан соң, балалар яңадан Мәскәүгә китәчәк.

– Илебез халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге – без сакларга тиеш булган бәһалап бетергесез мирас. Балалар башка төбәкләр мәдәнияте белән танышырга, бер-берсе белән очрашырга, милли гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр турында фикер алырга хыялланган иде. Аларның хыяллары тормышка ашарга тиеш. Шуның өчен «Кунакка» акциясен оештырдык та инде. Мондый аралашу, һичшиксез, илебезнең төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгытуга булышлык итә, – диде Наталья Агре.

Зур сәяхәтләреннән кайтканнан соң, Анастасия һәм Илшат белән тагын да бер очрашып, әңгәмәләшергә уйлыйбыз. Ә әлегә бәхетле юллар һәм яхшы тәэссоратлар телибез.

Читайте нас: