Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
18 декабрь 2020, 12:30

Илдә ковидлы пациентлар өчен 40 үзәк төзелгән

Илдә ковидлы пациентлар өчен 40 үзәк төзелгән

Русиянең сәламәтлек саклау системасы коронавирус пандемиясе вакытында башка илләргә караганда нәтиҗәлерәк булуын күрсәткән. Бүген ил Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә шундый бәя бирде.

Дәүләт башлыгы әйтүенчә, ковид таралуга бәйле опреатив реакция аркасында Русия вакытны дөрес куллануга ирешә алды.
– Без медицина учреждениеләренең бер өлешен ковид белән көрәшүче дәваханәләргә әйләндерә алдык, табиблар һәм ярдәм итүче студентларга өстәмә түләүләр булдырдык. Кирәкле дарулар күләмен өч тапкыр арттырдык, – дип билгеләде Путин.
Президент пандемия башыннан илдә коронавируслы пациентларны дәвалау өчен 40 үзәк төзелгәнен ассызыклады һәм моның проблемаларны тиз хәл итү сәләте белән бәйле булуын билгеләде.
Путин Русиядә коронавирустан вакцинаның бер генә начар йогынты очрагы булмавын да әйтте.

Фото: Алексей Никольский / ТАСС

Читайте нас: