Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
17 декабрь 2020, 18:12

Йөрәкне кайчан тикшертергә кирәк?

Йөрәкне кайчан тикшертергә кирәк?

Йөрәк авырулары күпчелек гомерләрнең вакытыннан алда өзелүенә сәбәп була. Аларны башлангыч чорында ачыклап, дәвалау үтү әлеге аяныч статистиканы уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирер иде. Кардиолог һәм йөрәк-кан тамырлары хирургы Алексей Утин йөрәк һәм кан тамырлары системасында тайпылышлар башлануның беренче билгеләрен атаган.

Табиб ассызыклавынча, йөрәк авырулары күп очракта нинди дә булса билгеләрсез башлана. Тик шулай да дәваханәгә барып, медицина тикшерүе үтәргә кирәклеге хакында "кычкырып торучы" билгеләр бар.
Утин сүзләре буенча, әгәр дә кешенең кан басымы һәм холестерин күрсәткечләре югары икән, аңа кичекмәстән кардиологка мөрәҗәгать итү зарур. Табиб күзәтүе астында булу хәвефле авыруны вакытында кисәтергә ярдәм итәчәк.
Үзендә йөрәк авырулары килеп чыгу куркынычы бар икәнен белгән пациент яшәеш рәвешен үзгәртергә тиеш булачак, әлбәттә: кичләрен телевизор яки компьютер мониторы алдында үткәрү урынына саф һавада йөреп керү, алкоголь, тәмәкедән бөтенләй баш тарту сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итәчәк.


Фото: rg.ru

Читайте нас: