Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 декабрь 2020, 17:18

Владимир Путин елга йомгак ясады

Владимир Путин елга йомгак ясады

17 декабрьдә Президент Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә Русия һәм чит ил журналистларының сорауларына җавап бирә. Чарага 774 журналист аккредитация үткән.

Коронавирус эпидемиясе белән бәйле хәл катлаулы булу сәбәпле, чара видеоконференция режимында уза: дәүләт башлыгы Яңа Огареводагы үз резиденциясеннән элемтәгә чыкты, ә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре алар өчен гадәти булган Халыкара сәүдә үзәге залында эшли.

Владимир Путинның зур матбугат конференциясе - узып баручы елга нәтиҗә ясау ул. Кагыйдә буларак, башта ул илдәге икътисади хәл һәм борчыган проблемаларны хәл итү буенча Хөкүмәт тарафыннан башкарылган эш турында сөйли.

Беренче сорау Магадан өлкәсеннән булды. Журналистка 2020 ел начармы, әллә яхшымы булуы турында сорады.

Президент билгеләп үткәнчә, ел коронавирус пандемиясе белән бәйле. Бу проблема тормышның барлык якларында да үз эзен калдырды. Владимир Путин ассызыклаганча, Русия әлеге проблемаларны лаеклы каршы алды.

Бу, һичшиксез, уңай күренеш: бюджетның 70 проценты нефть-газ табышлары хисабына формалашмый, диде Владимир Путин. Кемгәдер безне бензоколонка дип тәкъдим итәсе килә икән, моны өчен нигез юк, дип белдерде ул. Владимир Путин ассызыклаганча, Русия “нефть-газ энәсеннән” котыла башлады.

Владимир Путин русиялеләргә куркыныч янау шартларында берләшүе өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, коронавирус инфекциясе пандемиясенә карамастан, Русия, Президент сүзләренчә, Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы билгеләп үтте.

Матбугат конференциясендә “Республика Башкортостан” дәүләт унитар предприятиесе (Станислав Шахов), БСТ телеканалы (Екатерина Тимиряева, Азат Ишбулатов), “РБК-Уфа” (Равил Ватолин, Дмитрий Аксаев) һәм “Вся Уфа” (Наталья Ярина, Тимур Әбсәләмов), "Медиакорсеть" (Тимур Алмаев), UfacityNews (Олеся Вилданова), Proural.info (Линар Минһаҗев), шулай ук Күмертауның “АРИС” телекомпаниясе (Алик Юлтыев) һәм “Башинформ” (Артём Вәлиев) катнашалар.

Узган елда матбугат конференциясе 19 декабрьдә узды һәм дүрт сәгать унсигез минут дәвам итте, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Президентка 70тән артык сорау бирергә өлгерде.

Владимир Путин журналистлар белән очрашуларны 2001 елдан бирле үткәрә. Иң кыска конференциясе 1 сәгать 33 минут дәвам иткән, иң озыны Владимир Путин Русия Хөкүмәтенә китәр алдыннан 2008 елда булган: ул 4 сәгать 40 минутка сузылган, ил башлыгы 100дән артык журналистның соравына җавап биргән.

Фото: kremlin.ru

Читайте нас: