Барлык яңалыклар
Общество
16 декабрь 2020, 16:33

Тел дәрьясы саега...

Тел дәрьясы саега...

Русиядә аларның 121енә юкка чыгу куркынычы яный.

Русиянең мәдәни күпкырлылыгы һәм телләр төрлелеге аның төп байлыкларыннан санала. Һәр халыкның телендә турыдан-туры аның язмышы, тарихи үткәне чагыла. Кызганычка каршы, әлеге глобальләшү чорында күп кенә телләрне куллану даирәсе кими, алай гына да түгел, күпләренә юкка чыгу куркынычы яный.

Кайбер лингвистлар илдә якынча 150 тел булуын раслый, икенчеләре 270 сөйләш бар ди. Шулар арасында юкка чыккан телләр дә бар, ә кайберләрен санаулы кешеләр генә белә. Әлеге вакытта Русиядә 121 тел югалу куркынычы астында. Бу хәл аз санлы халыкларның күпчелек сөйләшкән телгә (Русиядә – урыс теленә) күчүеннән килеп чыга, чөнки бүгенге җәмгыятьтә күпчелек аралашкан тел нәтиҗәлерәк. Шулай итеп, аз санлы халыкларның балалары һәм оныклары милли телдә сөйләшми (мотивация юк), димәк, үз халыкларының мәдәни мирасыннан мәхрүм кала, милли үзенчәлекләрен югалта.
Мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, Русия Федерациясендә мәктәпләрдә 27 телдә укыталар, 72 тел предмет буларак өйрәнелә. Шулай ук факультатив рәвештә өйрәнелгәннәре дә бар. Мәгариф өлкәсендә туган телләрне саклау һәм яклау өчен оптималь шартлар булдыру җитди бурыч булып кала.
Урыс теленең статусы Русия Конституциясе белән расланган. Аны илнең бөтен терри­ториясендә дә өйрәнәләр. Законнар һәм норматив актлар шушы телдә языла, эш алып барыла. Киңкүләм мәгълүмат чараларының күпчелеге урыс телендә. Конституциянең яңа нигезләмәсе Русиянең барлык халыкларына да туган телен саклау хокукын, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли. Республикалар, урыс теле белән беррәттән үз территорияләрендә яшәүче халыкларның теленә дәүләт теле статусын яки рәсми тел статусын бирергә хокуклы. Мәсәлән, Башкортстанда — башкорт, Татарстанда — татар, Чувашиядә — чуваш, Чечняда — чечен теле... Ә күпмилләтле Дагстанда, әйтик, Конституция нигезендә республикада яшәүче халыклар телләренең барысы да дәүләт теле статусына ия.
Милли республикаларның телләре хакимият органнары тарафыннан урыс теле белән бер­рәттән файдаланыла, аларны урындагы мәктәп укучылары һәм студентлар өйрәнә. Белгечләр ассызыклавынча, туган телне өйрәнүнең нәти­җәсен арттыру өчен мәгариф системасының, дәүләт структураларының, гаиләнең һәм җәмә­гатьчелекнең уртак тырышлыгы кирәк. Болар, әлбәттә, күптән әйтелүче гомум сүзләр. Бүген телләр өйрәнү өчен төп шарт – мотивация булдыру. Бу уңайдан хәл-шартлар милли телләр файдасына түгел.
Билгеле булуынча, 2020 елда Бөтенрусия халык исәбен алу үткәрелергә тиеш иде. Әмма, пандемия аркасында бу чара 2021 елның язына күчерелде. Шуңа күрә аерым саннарга туктал­ганда, Росстатның 2010 елдагы мәгълү­матларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әлеге мәгълүматлар буенча Русиядә яшәүчеләрнең 99 проценты, ягъни 137 миллион 494 мең 893 кеше урыс телен белүен әйткән. Шулай ук, башка милләттән булуга карамастан, 6 миллион 600 мең кеше туган теле дип урыс телен саный. Мәсәлән, сан ягыннан татарлар илдә икенче урында тора. 2010 елдагы җанисәп вакытында Русиядә барлыгы 5 миллион 310 мең 649 кеше үз милләтен татар дип күрсәткән. Шулардан 4 миллион 280 мең 718 кеше татар телен белә, миллионнан артыгы белми. Глобальләшү һәм ассимиляцияләнүнең ачык чагылышы бу.
2010 елдагы җанисәп буенча Русиядә сан ягыннан өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарны украиналылар (ике миллионга якын), башкортлар (Русиядә 1 миллион 584 мең 554 башкорт яши) һәм чувашлар (миллион ярым чамасы) били. Илдә халык саны буенча алтынчы урында чечен халкы. Алар — 1 миллион 355 мең кеше.
Әйтергә кирәк, Русиядә киң таралган телләр арасында хәзер инглиз теле аерым урын тота. Ун ел элек үткән җанисәп вакытында 7,5 миллион кеше бу телдә сөйләшә белүен әйткән. Алдагы елларда бу тенденциянең көчәюенә шик юк, чөнки күп кенә яшьләр инглиз телен башка илләрдәге яшьтәшләре белән Интернет аша аралашу һәм АКШ, Бөекбританиядә чыга торган популяр телешоулар ярдәмендә балачактан ук үзләштерә.

Читайте нас в