Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
16 декабрь 2020, 16:41

Күреп калырга ашыгыгыз!

Күреп калырга ашыгыгыз!

Уфада Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектларын тәкъдим итү тәмамлана.

«Торатау» Конгресс-холлында бүген Башкортстанның милли герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл төзү буенча иң яхшы проектка конкурста катнашучыларның эшләрен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү тәмамлана. Һәйкәл Уфаның Совет мәйданында урнаштырылачак.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 14-16 декабрьдә барлык теләүчеләр өчен Ачык ишекләр көнен игълан итте. Ул, шулай ук, һәр фикер конкурс комиссиясе тарафыннан исәпкә алынырга тиеш, дип ассызыклады.

Ике көн эчендә «Торатау» Конгресс-холлында 200дән артык кеше булган. Бүген башка теләүчеләрнең дә мондый мөмкинлеге бар, күргәзмә залы 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Фото: bashinform.ru

Читайте нас: