Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
16 декабрь 2020, 13:44

"Бәләкәй генә йортта шулкадәр кеше..."

"Бәләкәй генә йортта шулкадәр кеше..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районында картлар өчен шәхси пансионатта янгын урынында оператив штаб утырышы барышында республика Хөкүмәтенә зыян күрүчеләргә һәм һәлак булганнарның туганнарына матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карарга кушты.

Шулай ук төбәк җитәкчесе һәлак булучыларны җирләү белән бәйле чараларны оештыру зарурлыгын билгеләде.

"Исән калган кешеләр буенча Сәламәтлек саклау министрына, Уфага Пешү үзәгенә эвакуацияләргә кирәк булса, бу мәсьәләгә зур игътибар бирергә кушам, - диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, күрше йорт зыян күргән, анда өлкән кеше яши - без аны тергезүдә ярдәм итәчәкбез».

Шулай ук зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булганнарның туганнарына хәбәр итү оештырылды. Урында психологлар эшли.

Радий Хәбиров мондый һәр учреждение буенча Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына тикшерү үткәрергә кушты.

«Бездә шундый 21 учреждение бар, һәрберсе буенча ведомствоара комиссия булдырып, тикшерү уздыруыгызны сорыйм», — диде ул.

Премьер-министр Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, бина картлар йортын урнаштыру өчен каралмаган һәм шәхси йорт буларак теркәлгән.

"Шуңа күрә монда янгын хәвефсезлеге нормаларына карата таләпләрне бозу очраклары бар", — диде Андрей Назаров.

Бу хәлгә прокуратура һәм Тикшерү комитеты хокукый бәя бирәчәк, дип ачыклык кертте төбәк Башлыгы.

«Кем гаепле икәнен тикшерү ачыклар, — диде ул. - Әмма бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Миңа бу шәхсән ошамый, чөнки чикләнгән киңлектә шулкадәр кеше урнаштырылган. Бер кечкенә йортка шулкадәр кешене урнаштыру дөрес түгел, өстәвенә, бу кешеләрнең 75 процент пенсиясен алалар. Мин эшчәнлекнең бу төре лицензияләнмәвен аңлыйм, әмма шартлар янгын хәвефсезлеге нормаларына туры килергә тиеш. Болар барысы да җентекләп тикшерүне һәм чаралар күрүне таләп итә".

Фото: Башинформ

Читайте нас: