Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
15 декабрь 2020, 22:14

Башкортстандагы кебек яңа дәваханәләр кирәк!

Башкортстандагы кебек яңа дәваханәләр кирәк!

Кеше хокукы көнендә Мәскәүдә Владимир Путин катнашлыгында үткән Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында йогышлы авырулар өчен койка фонды җитмәү мәсьәләсе тикшерелде.

Җәмгыять эшмәкәре Ирина Киркова Президентка илдә тиз арада яңа йогышлы авырулар дәваханәләре төзү кирәклеге башлангычы белән мөрәҗәгать итте. Монда ул ковид-госпитальләәр төзү буенча Башкортстан тәҗрибәсен илдән иң алдынгылардан дип атады.
– Күп йогышлы авырулар дәваханәләренең хәле исең китәрлек. 25 ел элек диярлек мин бер йогышлы авырулар бүлегендә җәйге практика үткән идем. Әле дә шундый ук ремонтлы, шулай ук тәэмин ителгән, шундый ук бүлек күрдем. 25 ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәгән. Ничек табибларга мондый бүлектә гомерләрне коткарырга? Мәгълүмат буенча, илнең 50 субъектында тиз арда яңа йогышлы авырулар дәваханәләре төзү таләп ителә, – дип проблеманы ассызыклады Ирина Киркова.

Бу хакта тулырак: Опыт Башкирии по строительству ковид-госпиталей признан одним из передовых в стране.

Новости Уфы (bashinform.ru)

Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: