Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2020, 23:45

Яңа ел табынына бик тә үзенчәлекле кабымлык тәкъдим итәм. Эшләп карагыз

«Мандарин» кабымлыгы

Кирәк:

4 данә пешкән кишер;

3 данә пешкән йомырка;

70 г каты сыр;

1 тырнак сарымсак;

2 аш кашыгы рәйхан үләнле (базилик) майонез;

тәменчә – тоз;

чын мандарин яфраклары.

Эш тәртибе:

Йомырканы пешереп, суытабыз да вак угычтан уабыз. Шул йомырка янына угычтан юылган сыр белән сарымсак та өстәп, тәменчә тозлыйбыз. Рәйхан үләнле майонез салып, бертөрле катнашма барлыкка килгәнче әйбәтләп туглыйбыз.

Вак угычтан уылган кишерне пленкага салып, юка җәем итеп җәябез дә, уртасына шар сыман ясалган йомыркалы катнашманы урнаштырабыз.

Пленка ярдәмендә шар сыман катнашманы, тәгәрәтә-тәгәрәтә, мандарин кыяфәтенә китерәбез.

«Мандарин»ны яссы төпле тәлинкәгә салып, чын мандарин яфраклары белән бизибез.

Яңа ел табыннарыгыз күркәм булсын! Ашларыгыз тәмле булсын!

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/mandarin-kabymlygy

Читайте нас: