Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2020, 23:39

Радий Хәбиров бәйрәмне кайда үткәрәчәк?

Радий Хәбиров бәйрәмне кайда үткәрәчәк?

Бу хакта ул оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел каникулларын туган республикасында үткәрәчәген әйтте. Үз планнары белән ул төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә вакытында уртаклашты.

- Без 31 декабрь-1 гыйнварда Яңа ел каникулларына чыгабыз. Кизү оештырылуын карарга, җаваплы кешеләрне билгеләргә кирәк. Мин үзем республикада булачакмын. Миңа берәр көнне исәп тота аласыз, – дип хәбәр итте Хәбиров.

Хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп, ул аларга Яңа ел алдыннан "эш өстәлләрен чистартырга, кирәк булмаган әйберләрне атып бәрергә" киңәш итте. "Шуның белән бөтен начарлыклар иске елда калсын. Яңа елга яхшы нәрсәләрне генә алыйк", - дип тәмамлады сүзен төбәк җитәкчесе.

Фото: горобзор

Читайте нас: