Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2020, 13:20

Пенсионерларны дүрт мөһим яңалык көтә

Пенсионерларны 2021 елда дүрт мөһим яңалык көтә

Узган атнада Федерация Советында хәбәр итүләренчә, Русия пенсионерларын 2021 елда дүрт мөһим яңалык көтә.

Беренчедән, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индекслау 6,3 процент тәшкил итәчәк, уртача алар 17 444 сум алачак. Ә язын русиялеләрне социаль пенсияләрнең 2,6 процентка артуы көтә.

Икенчедән, пенсия реформасы кысаларында пенсиягә чыгу яше арта. Яңа сроктан ярты елга иртәрәк 1965 елгы хатын-кызлар һәм 1960 елгы ир-атлар чыга ала.

Өченчедән, Русиядә эшләүче пенсионерлар тулысынча электрон хезмәт кенәгәләренә күчәчәк.

Дүртенчедән, безгә тупланмалар системасын көйләүне вәгъдә итәләр. Бер ел элек Финанс министрлыгы һәм Үзәк банк тарафыннан яңа концепция - гарантияләнгән пенсия планы тәкъдим ителде. Ул ай саен хезмәт хакыннан 6 процентка кадәр акчаны үзаллы җыеп баруны күздә тота.

Фото: мк.ру

Читайте нас: