Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2020, 21:15

Башкортстанда янә өч хатын-кыз ковидтан вафат булды...

Башкортстанда янә өч хатын-кыз ковидтан вафат булды...

Уфада һәм Яңавыл белән Краснокама районнарында яшәгән 1958, 1961 һәм 1979 елгы хатын-кызларда, коронавирустан тыш, башка авырулар да күзәтелгән.

3нче дәрәҗә симерү, 3нче дәрәҗә атеросклероз, 2 типтагы шикәр чире, хроник панкреатит, хроник вируслы гепатит, аорта атеросклерозы кебек авырулар якташларыбызга ковидны җиңәргә мөмкинлек бирмәгән.

Әле республика дәваханәләрендә 756 кеше дәвалана. Аларның 51е авыр хәлдә, 12се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2403 кеше амбулатор дәвалана.

Әйткәндәй, соңгы тәүлектә республикада янә 154 кешедә ковид ачыкланды. Шулай итеп, Башкортстанда коронвирус йоктыручылар саны 16317гә җитте. Соңгы тәүлектә 10 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 13052.

Пневмония дә чигенергә уйламый. Соңгы тәүлектә бу диагноз 369 кешегә куелган.
Барлыгы 1 853 357 тикшеренү үткәрелгән, 1 793 705 кеше тест үткән.
Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 9 458, барлыгы 9 351 кеше тикшерелгән.

Фото: theworldnews.net
Читайте нас: