Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
14 декабрь 2020, 21:13

Азык-төлек хаклары ничек үзгәрәчәк?

Азык-төлек хаклары ничек үзгәрәчәк?

Бәяләр белән көрәш дефицитка китерергә мөмкин.

Президент Путин узган атнада азык-төлек хакларын тәртипкә салырга кушып күрсәтмә биргән иде. Бу уңайдан белгечләр арасында бәхәс купты. Әгәр шикәр һәм көнбагыш мае бәяләрен үстермәү сәясәте киләсе елда да озайтылса, бу әлеге товарларның киштәләрдән югалуына китерергә мөмкин.

Бу хакта икътисадчы, финанс аналитигы Виталий Калугин сөйләде. "Шикәр һәм көнбагыш маена анык бәяләр билгеләсәләр, кибет киштәләрендә сыйфатсыз товарлар гына калачак. Бәяләрне көйләргә маташу товарлар кытлыгына китерергә мөмкин", - дип фаразлый Калугин.

Югары икътисад мәктәбенең (ВШЭ) "Үсеш үзәге" икътисади тикшеренүләр фондының баш икътисадчысы Валерий Миронов та, азык-төлеккә бәяләрне фәрман белән көйләргә кирәкми, дип сөйләде. "Ярлы русиялеләргә азык-төлек карточкалары бирү күпкә нәтиҗәлерәк", - диде ул.

Экспертлар фикеренчә, бәяләрне көйли башлау Русиянең икътисади ведомстволарының хаталары нәтиҗәсендә килеп чыкты. Гомумән, тәҗрибәдән күренүенчә, бәяләрне катгый контрольдә тоту базар икътисадына зыян китерә.

Фото:РИА Новости.

Читайте нас: