Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 декабрь 2020, 18:32

Башкорт теле көнендә нинди чаралар узачак?

Башкорт теле көнендә нинди чаралар узачак?

14 декабрьдә Башкортстан Республикасы Башлыгы указы нигезендә Башкорт теле көне билгеләп үтелә.

Бәйрәм күренекле башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулланың туган көненә багышланган. Бәйрәмнең инициаторы, шулай ук 2020 елны Башкорт теле елы дип игълан итү Бөтендөнья башкорт корылтае тәкъдиме булды.

Бу көнне онлайн-офлайн форматларда башкорт телен һәм башкорт халкының мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән чаралар узачак, елга йомгак ясалачак, элек игълан ителгән конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
14 декабрьдә Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың танылган кешелмре катнашлыгында “Шигъри чылбыр” (“Поэтическая цепочка”) интернет-флешмобы оештыра.
Башкортстан Республикасы дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча грантлар бирүгә конкурста җиңүчеләрнең проектлары күргәзмә-презентациясен Бөтендөнья башкорт корылтае үткәрәчәк.
Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт педуниверситеты базасында күп чаралар үткәрелә, шул исәптән танылган башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмуллага багышланган чаралар. Аның һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Бу көнне башкорт мәдәниятенең тагын бер күренекле шәхесе — танылган башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичка багышланган чаралар да узачак. Аның тууына 125 ел тулуга ачык дәрес багышланачак.
Бәйрәм чаралары республиканың барлык мәдәният учреждениеләрендә, нигездә, онлайн форматта узачак. Офлайн-форматны музейлар тәкъдим итә: Башкортстан Республикасы Милли музее башкорт телендәге сораулар белән “Туган ягым, туган телем” этнографик заллар буенча квест оештырачак. Республика Хәрби Дан музее “Каләм белән дә, штык белән дә” дигән чарага чакыра. Башкорт теле көненә багышланган “Сәлам, дус!” программасын Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артистлары үткәрәчәк. Чараларның тулы программасын Мәдәният министрлыгы сайтында карарга була.
Бәйрәм чараларына республика халкы гына түгел, Русия төбәкләре дә кушылачак. Пермь краеның Башкорт тарихи-мәдәни үзәге бу көнне “Гайнәләр: халкым, телем, тарихым” дип аталган мәдәни-мәгълүмати акция уздыра. Акция кысаларында “Күренекле русиялеләр, Пермь җирендә туып-үскән гайнәлеләр” дигән күргәзмә һәм гайнә башкортлары диалектында китаплар һәм балалар журналы тәкъдим итү, шулай ук урындагы башкорт коллективлары концерты узачак. Ырынбурда Башкортстан Республикасы һәм Ырынбур өлкәсе язучылары белән иҗади очрашу узачак.
Бәйрәм көне сәнгать осталары катнашлыгында йомгаклау концерты һәм Башкорт теле елы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак. Башкорт милли костюмы осталарының онлайн форматтагы “Тамға” халыкара конкурсына йомгак ясалачак, муниципаль берәмлекләр, журналистлар арасыннан җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Бу көннәрдә, бәйрәм алдыннан республикада күп кенә чаралар уза. 10 декабрьдә 102нче гимназиядә онлайн-форматта халык шагыйре Равил Бикбаев истәлегенә һәм Башкорт теле көненә багышланган “Бикбаев укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
12 декабрьдә панель дискуссиядә Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенең башкорт халкының тәңгәллеген саклау буенча актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. 12 декабрьдә шәһәр Арт-квадрат киңлегендә "Башкорт теле: яңа караш-2“ веб-кушымталарының презентациясе оештырылачак, шунда ук Башкорт теле көненә багышланган “Vibергә” интернет-конкурсы лауреатларының исемнәре игълан ителәчәк. Шулай ук мәктәп укучылары, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары арасында “Иң популяр башкорт блогеры-укучысы (блогер-студент)” конкурсы җиңүчесе билгеләнәчәк.
Ноябрь аенда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында Башкорт теле буенча республика олимпиадасы узды, социаль челтәрләрдә “Эшлекле башкорт теле” курсы программасы буенча башкорт телен белү буенча тест уза.

Читайте нас: