Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 ноябрь 2020, 13:16

Булганыңа бәхетлебез

Рәхмәт сиңа, әни!Булганыңа бәхетлебез

Тиздән илебез Әниләр көнен билгеләячәк. Әниләр көне – көндәлек мәшәкатьләр арасында да онытып булмый торган бәйрәм көне ул. Аны күп кенә илләрдә түземсезлек белән көтеп алалар һәм билгеләп үтәләр. Бәйрәм тормыш бүләк итүче бөек зат – аналарга багышланган.

Россиядә бәйрәм 1998 елда рәсмиләштерелә, ә аның турындагы беренче тарихи язмалар елъязмаларда ук очрый. Аны һәрвакыт ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгелиләр, димәк, быел әлеге бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә.
Кадерле дуслар! Бу уңайдан без гәзит укучыларыбызның әниләре турында язган хатларын «Рәхмәт, әни!» рубрикасында басарга булдык. Әлегә хатлар гәзитебезнең электрон версиясе битләрендә урын табачак. Ә иң кызыклыларын 27 ноябрь көнне чыгачак гәзитебез битләрендә басачакбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка яки «Рәхмәт, әни!» тамгасы белән[email protected] электрон почтада көтеп калабыз. Хәбәрегезгә, зинһар, фоторәсем беркетергә дә онытмагыз.

* * *

Туганым белән миңа уҗайлы шартлар тудыру өчен ул күп эшли. Безгә сөюен, күңел җылысын, изгелеген бүләк итә.

Минем өчен әнием беркайчан да икенче урында булмаячак, чљнки њлеп яратам. Бу дөньяда барлыгың өчен сиңа чиксез рәхмәт, кадерлебез. Минем әнием–дөньяда иң яхшысы!

Тимур ВӘЛИДОВ.

Читайте нас: