Барлык яңалыклар
Общество
2 ноябрь 2020, 12:07

Матур, акыллы һәм изге күңелле

Беренче тапкыр – беренчегәМатур, акыллы һәм изге күңелле

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

– Укытучыбыз балаларыбыз белән бик оста эшли белә. Аларны төрле эшчәнлеккә, конкурсларга җәлеп итә. Һәр яңалыкны тиз кабул итә, заман белән бергә атлый. Балаларыбыз София, Камила, Валерия, Макар, Екатерина һәм Богдан һәркөн мәктәптән зур канәгатьләнү белән кайталар һәм укытучы апаларының нинди матур, акыллы һәм изге күңелле булулары турында сөйлиләр. Чыннан да шулай, без, ата-аналар, балаларыбыз өчен тыныч. Марина Михайловнага сабырлыгы өчен рәхмәт, – диләр беренчеләрнең әти-әниләре.

Тәҗрибәле укытучы кичәге балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен аңлый, авыр мизгелдә аларга ышаныч өстәп җибәрә, кирәк икән, шаян сүзләр белән дә аларның йөзендә елмаю уята белә. Бардовкада яшәүче беренче сыйныф укучылары укытучыларыннан, һичшиксез, уңды.

* * *

Хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, укытучылар! Сез дә беренче тапкыр беренчегә баручы якыннарыгызның фоторәсемнәрен 8-909-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне үтенәбез.

Читайте нас: