Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 октябрь 2020, 17:41

Тикшеренү тиз һәм зарарсызрак булачак

Тикшеренү тиз һәм зарарсызрак булачак

Чишмә үзәк район хастаханәсендә заманча томограф урнаштырылган, дип хәбәр итәләр Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында.

Компьютер томографы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш программасы ярдәмендә кайтартылган. Яңа томограф шундый ук җайланмалар арасында шактый өстенлекләргә ия, дип билгеләп үтә белгечләр.

Хәзер магистраль генә түгел, периферик тамырларга да контраст рентгенологик тикшеренүләр уздыру мөмкинлеге барлыкка килгән. Махсус программа баш миендәге тромбның урынын билгели ала. Элеккеге томограф мондый тикшеренүләр үткәрә алмаган. Моннан тыш, яңа җиһаз сыйфатлырак сурәтләр алырга мөмкинлек бирәчәк һәм авыруны тикшерү вакытын биш минутка кадәр киметү исәбенә нур йөкләнеше дозасын киметәчәк.

Бүгенге көндә компьютер томографиясе төрле авыруларны диагностикалау өчен киң кулланыла. Бу методның югары мәгълүматлылыгы һәм КТ сурәтләренең яхшы сыйфаты табибларга хирургик я терапевтик патологияне тиз арада билгеләргә, авыруның алга таба агышын фаразларга, шулай ук дәвалауның иң нәтиҗәле тактикасын булдырырга ярдәм итә.

Читайте нас: