Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
9 октябрь 2020, 13:34

Иң яхшы укучылар һәм иң яхшы укытучы

Беренче тапкыр – беренчегәИң яхшы укучылар һәм иң яхшы укытучы

Хөрмәтле укучылар! Сезне районыбызның беренче сыйныф укучылары белән таныштыра башлыйбыз.

Быел бу исемгә 376 кушнаренколы лаек булды.
Мәктәпкә төшү – һәр бала өчен тормышының иң җаваплы, иң җитди чоры. Уен-шаянлыклар тулы тормыш күпләгән таләп-кагыйдәләр белән алмашына. Хәзер ул көн саен мәктәпкә барырга, тырышып укырга, көн тәртибен тотарга, укытучы таләпләренә буйсынырга һәм башка бихисап эшләрне башкарырга тиеш.
Бала тормышының борылышлы мизгелендә аларны куәтләү йөзеннән, беренчеләрнең фоторәсемнәрен гәзитебезнең рәсми сайтында теркәргә булдык. Алга таба мәкаләләр басма вариантта да урын алачак.
Әгәр дә сез беренчеләрнең сыйныф җитәкчесе яки ата-анасы икән, сездән фоторәсемнәр көтәбез. Аларның исемнәрен язарга да онытмагыз. Хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрүегезне сорыйбыз.

* * *

Элина Вил кызы укытуының яңа алымнарын актив үзләштерә, заман белән бергә атлый һәм шул ук вакытта сыйфатлы һәм заманча белем бирергә тырыша.
Сүз уңаенан мөгаллимнең агымдагы ел башында “Ел укытучысы-2020” конкурсында җиңү яулавын әйтеп үтәргә кирәк.
–Узган бәйге һөнәри тәҗрибә, педагогик практикадагы иң яхшы мәгълүматлар туплау, чын осталык мәктәбе булды.
Э. Андреева дәресләре һәрвакыт җанлы үтә. Укытучы укучыларына карата дустанә мөнәсәбәттә, ләкин тиешенчә таләпчән дә була белә.
–Укучыларым белән бер дулкында булырга тырышам, моның өчен хәтта аларны әле кызыксындырган көйләрне дә тыңлыйм. Бу аларны ныграк аңларга ярдәм итә. Ләкин иң мөһиме – һәрвакыт гадел булырга омтылам. Сыйныфымда иң яхшы балалар җыелган, – ди ул.
Артем, Самир, Илнар, Әмир, Рәсүл, Таһир, Арсений, Руслан, Әмир, Аяз, Әминә, Азалия, Әминә, Азалия, Гүзәлия, Элиза, Дарина, Сабина, Әмирә, Камилла, Сафия, Оливия, София һәм Алмаз бертавыштан иң матур һәм иң яхшы укытучы аларныкы диләр. Алар белән бәхәсләшеп тормастан, аларга да, укытучыларына да белем иленең баскычларына менгәндә уңышлар телибез!

* * *

Хөрмәтле укучыларыбыз, ата-аналар, укытучылар! Сездән фоторәсемнәр көтеп калабыз. Аларны 8-919-615-74-19 номеры буенча ватсапка юллагыз.

Читайте нас: