Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 сентябрь 2020, 11:45

Бердәмлектә – көч

Бердәмлектә – көч

Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы башлангычы белән сентябрь башыннан «Ак чишмә» яны тагын да матурланды. Хәзер ул менә дигән ял итү төбәгенә әйләнде. Биредә яңа арт-объект та барлыкка килде. Аңа «Таһир белән Зөһрә» дип исем куштылар.

Хәзер һәр узып баручы чишмә суын татып кына калмаячак, ә мондагы гүзәллеккә карап та хозурланачак. Уңайлы беседка һәм гашыйклар сыны урнашкан бу гүзәл табигать почмагы авылның күрке һәм истәлекле урыны булачагына шик тумый.

Искекормашлылар үзләренең активлыгы һәм һәр эшкә җиңел алынулары белән аерылып тора. Алар башлангычны хуплап кына калмый, үзләре дә эштән баш тартмый. Гади генә мисал: чишмәгә илтүче юлны Тимашевлар гаиләсе салды. Үткән ел Рәзилә һәм Венер Фәхретдиновлар әлеге чишмәне тергезделәр, янәшәсендә чәчәкләр тњтәле ясадылар.

«Бердәмлектә – көч» – барысына да таныш һәм ул үзен күптән аклаган гыйбарә. Бу юлы да кече ватанының тарих-мәдәниятен, милли мирасын сакларга, һәркемдә экологик аң һәм әйләнә-тирәгә җаваплы караш формалаштырырга омтылучы актив кешеләр моны дәлилләде. Ә башкаларга бирегә килеп бу могҗизаи үзгәрешләрне күреп сокланырга гына кала.

Читайте нас: