Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
3 сентябрь 2020, 16:56

Судтан тыш физик затны банкротлыкка чыгару

Судтан тыш физик затны банкротлыкка чыгару

1 сентябрьдән гражданнарга судка мөрәҗәгать итмичә, банкротлык процедурасын үтәргә мөмкинлек бирүче закон көченә керде. Хәзер 50 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр бурычлары булган, үзләрен банкрот итеп белдерергә теләгән гражданнар күпфункцияле үзәкләр аша бушлай гадиләштерелгән банкротлык процедурасыннан файдалана ала.

Әлеге процедура бушлай, бар чыгымнарны дәүләт каплый. Үзләрен банкрот дип физик затлар да, шәхси эшкуарлар да танырга мөмкиннәр.

Күпфункцияле үзәккә «Гражданны судтан тыш тәртиптә банкрот дип тану» хезмәтен алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, гариза бирүчегә түбәндәге документлар исемлеге таләп ителәчәк:

- гражданны судтан тыш тәртиптә банкрот дип тану турында гариза;

- мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документ;

- гражданинның яшәү яки тору урынын раслаучы документ;

- вәкил вәкаләтләрен раслаучы документ (әгәр гариза вәкил тарафыннан тапшырылса);

- банкротлык турындагы законның 213.4 маддәсендәге 3 пунктының дүртенче абзацы нигезендә расланган кредитлар исемлеге.

Игътибар итегез, судтан тыш банкротлык процедурасы Банкротлык турында бердәм федераль мәгълүмат реестрына судтан тыш банкротлык процедурасын кузгату турындагы мәгълүматлар кертелгәннән соң алты ай узгач төгәлләнә.

Шул мизгелдән гражданин үзен судтан тыш тәртиптә банкрот дип тану турындагы гаризада күрсәтелгән кредитлар таләпләрен үтәүдән азат ителә.

Башкортстан Республикасы књпфункцияле үзәге матбугат хезмәте.

Читайте нас: