Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 сентябрь 2020, 16:48

Гариза бирү мөмкинлеге сентябрь аенда чыга

Пенсия фондындаГариза бирү мөмкинлеге сентябрь аенда чыга

«Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында»гы РФ Президенты Указы нигезендә, 5 мең һәм 10 мең сум күләмендә түләү хокукына ия гаиләләрнең күбесе Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итте һәм 818 меңнән артык балага түләүләр өләшенде. Күчерелгән акчаларның гомуми суммасы 17,2 миллиард сум тәшкил итте», – дип хәбәр итте Башкортстан Республикасы буенча РПФ бүлеге идарәчесе Фоат Хантимеров.

Исегезгә төшерәбез:

–2017 елның 1 апреленнән алып 30 июненә кадәр туган балалар тәрбияләүче гаилә һәр балага быелгы апрель, май һәм июнь айларында 5 мең сум күләмендә айлык түләү алу хокукына ия;

–3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, бала 2020 елның 1 июленә кадәр 16 яшькә җиткән очракта, 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия.

Моннан тыш, 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү башкарыла, ул 5 мең һәм 10 мең сум күләмендә түләүләр бирү турындагы карар нигезендә башкарыла.

Әлеге түләүләргә хокуклы һәм хәзерге вакытка кадәр гариза тапшырмаган гаиләләр быелның 30 сентябренә кадәр тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гаризаны электрон рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук күпфункцияле һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирү уңайлы, анда гариза бирүченең ФИО һәм СНИЛС, түләү һәм актуаль банк реквизитлары тиешле Балалар турында белешмәләрне күрсәтү җитә.

Балалар өчен түләүләр темасы буенча сораулары булган республикада яшәүчеләр Россия Пенсия фондының https://online.pfrf.ru/ электрон сервисы аша яки РПФ идарәсенә мөрәңәгать итә алалар.

Читайте нас: