Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
17 август 2020, 17:51

Чисталыкны сакларга тырышыйк!

Төзекләндерү Чисталыкны сакларга тырышыйк!

Бу изгелекле эштә район үзәге оешмалары хезмәткәрләре дә актив катнаша. Алар территорияләрне төзекләндерү, контейнер мәйданчыкларын чүп-чардан тазарту һәм чыгару, чүп үләннәрен чабу кебек санитар эшләрне башкарырга чыктылар.

Район мәдәният йорты һәм үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре дә, гадәттәге эш-вазыйфаларын вакытлыча кичектереп, тирә-юньне тәртипкә китерделәр. Бакай авыл мәдәният йорты, китапханәсе, фельдшерлык-акушерлык пункты, авыл советы хезмәткәрләре, урындагы урта мәктәп укытучылары да саф һавада шундый ук бердәм эш башкарды һәм кылган гамәлләреннән зур шатлык һәм канәгатьлек алды.

«Обелиск территориясен тәртипкә китердек. Ул тиздән ремонтланачак һәм без төгәлләнгән эшкә карап сокланачакбыз. Авылыбызды күңелләре һәм йөзләре белән матур кешеләр яши, шуңа да без чисталык яратабыз», – дип язалар социаль челтәрләрдә бакайлылар үзләре.
«Чисталык көне күңелле һәм нәтиҗәле узды. Үзәк район китапханәсенә беркетелгән мәйданны һәр пәнҗешәмбе көнне җыештырабыз. Мондый чаралар авылыбызны чистартып кына калмый, кешеләрне дә берләштерә. Кешеләр чиста авыл һәрберебезнең казанышы булуын аңларга тиеш», – район китапханә системасы хезмәткәрләренең социаль челтәрләрдә куйган фотосурәтләре астында шулай дип язылган.
Райондашларыбызның барысын да изге эшкә битараф калмаска һәм өмәләрдә катнашырга чакырабыз. Әйдәгез, әйләнә-тирәбез – подъездларыбыз, йорт яныбызны бергәләп карыйк, анда чисталык һәм тәртип сакларга омтылыйк.

Читайте нас: