Яңа көн
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
6 август 2020, 16:21

Бурычлар кире кайтарылды

Суд приставлары хезмәтендәБурычлар кире кайтарылды

Башкортстан Республикасы Суд приставлары агымдагы елның алты аенда гражданнарга хезмет хакы буенча якынча 112 миллион сум күләмендәге бурыч кире кайтарылды.
Быел суд приставларында хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерү турында барлыгы 7732 башкару документы исәпләнелде. Хисап чорында гына да хезмәт хакын мәҗбүри түләттерү өчен 3559 суд карары тәкъдим ителде. Агымдагы елда республика суд приставлары тарафыннан 112 миллион сум күләмендәге бурыч юлланды һәм вакытында хезмәт хакы алмаган гражданнарга күчерелде.
Башкортстан Республикасы Суд приставлары эшчәнлегенә бәйле «Торак хуҗалыгы тресты» җәмгыятенең 392 хезмәткәренә – 10 миллион 510 мең сум, «Башкорт кошчылык комплексы» җәмгыятенең 125 хезмәткәренә – 4 млн. 100 мең сум, «Дүртөйле сөт продуктлары комбинаты»ның 50 хезмәткәренә – 4 млн. 810 мең сум, «Амстрон» кирпеч заводының 130 хезмәткәренә 9 млн. сум хезмәт хакы түләтелде. Суд приставлары тарафыннан күп кенә башка башкарма документлар буенча барлык кирәкле эшләр башкарылды һәм гражданнарның бозылган хокуклары тергезелде.
Суд приставлары чираттагы тапкыр искәртә: хезмәт хакын тоткарлауга юл куючы эш бирүчеләр РФ Административ җинаятьләр кодексының 5.27 маддәсе нигезендә, судка кадәрге тәртиптә административ җаваплылыкка, РФ Хезмәт кодексының 234 маддәсенә ярашлы матди җаваплылыкка, шулай ук РФ Җинаять кодексының 145 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартыла.
Хезмәт хакын мәҗбүри түләттерү һәм аның үтәлмәве турында закон көченә керү хакындагы суд карарыннан соң, эш бирњче РФ Җинаять кодексының 315 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
Читайте нас: