Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
4 август 2020, 11:25

Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак

Эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак

1 августтан эшләүче пенсионерлар пенсияләрне арттырылган күләмдә ала башлаячак. Башкортстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ел саен августта башкарылучы эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләре күләмен кабаттан исәпләүне вакытында ясады. Эш бирүчеләр 2019 ел өчен исәпләнгән взнослар турындагы белешмәләрне Пенсия фондына тәкъдим итте һәм алар иминләштерелгән затларның шәхси счетларына таратылды.

Иминият пенсиясен яңадан исәпләтүне алуга картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча иминият пенсияләре алучылар хокуклы. Яңадан исәпләү гариза бирмичә генә башкарыла. Өстәмә акча күләме һәркемгә аерым эш чоры һәм эш бирүчедән кергән иминият керемнәре суммасына бәйле билгеләнәчәк. Республиканың 248 мең пенсионеры яңа күләмдә пенсия алачак. Түләү чыгымнарын финанслау тулысынча тәэмин ителде.

Пенсия фонды идарәлегенә бару таләп ителми. Түләүләр 3нән 24 августка кадәр гадәти график буенча почта элемтәләре тарафыннан таратылачак, кредит оешмаларына акчалар килешүдә билгеләнгән вакытта күчереләчәк.

Читайте нас: