Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
3 август 2020, 13:37

Ял һәм бәйрәм өчен

Эшкуарлык сәгатеЯл һәм бәйрәм өчен

Муниципаль район хакимияте башлыгы үткәргән эшкуарлык сәгатендә ваклап сату кибете ачу һәм гаилә кафесы төзү мәсьәләләре каралды.

Җәмәгать туклануы ноктасын тљзњ теләге белән япон кухнясы, пицца, сэндвич, тљрле фаст-фудлар җитештерњче «Японика Сан» компаниясе чыгыш ясады. Һәр кушнаренколы – балалар да, өлкәннәр дә бергә йөри алырлык кызыклы, очсыз, алкогольсез ял итү урыны булдыру – проектның максаты. «Street Food» дип аталган кафе 20 урынга исәпләнер дип планлаштырыла.

Бәйрәм чараларын бизәү, гельле шар, шәм, карнавалга бәйле басма продукция, фейерверк, салютлар белән сәүдә итүче «Барысы да бәйрәм өчен» кибете эшчәнлеге – каралган икенче инвестиция проекты.

Читайте нас: