Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 июль 2020, 17:57

Куркыныч җылы көннәр белән кайта

Куркыныч җылы көннәр белән кайта

Көннәр кабат җылыну белән, янә сулыкларда кешеләр һәлак булу куркынычы арта. Массакүләм яллар чоры булган июль һәм август айлары – иң кызу вакытка әйләнә.

Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава торышының 30 градуска кадәр җылынуы көтелә. Шуңа бәйле, исегезгә төшерәбез: кеше еш кына берничә сәбәп буенча бата: кинәт куркуга төшү, көзән җыеру һәм исерек хәлдә су коену.

Быел су коену сезоны башлану вакытыннан алып республикада 144 кеше батып үлгән, шуларның уналтысы – балалар.

Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коену урынын дөрес сайлау турында искәртә: комлыклар белән җиһазландырылган сулыкларда гына су коенырга була. Әгәр «Су керү тыела» дигән табличканы күрәсез икән, димәк, белгечләр комлыкны хәвефсез дип тапмаган. Моның сәбәпләре шактый күп булуы ихтимал: төшү урыны куркыныч булудан башлап, сыйфатсыз суга кадәр. Җиһазландырылган пляжларда коткаручылар һәм сезгә ашыгыч ярдәм чакырта алучы кешеләр эшли.

Яхшы ял бик күп уңай кичерешләр китерергә мөмкин, әлбәттә, дөрес күңел ачу сайлаган очракта. Эссе һава торышы кеше органнарына тискәре йогынты ясый. Мондый көннәрдә су балансын тигезләү өчен күбрәк су эчәргә һәм алкогольле эчемлекләр кулланмаска киңәш итәбез. Исегездән чыгармагыз! Алкоголь һәм су – бер-берсенә тиң түгел. Эчкән кеше саклану хисен югалта һәм еш кына үз көчен дөрес бәяләргә сәләтле түгел; ул уйлап тормый гына елга-күл уртасына йөзеп керергә, рөхсәтсез җирдә коенырга һәм башка бик күп гамәлләр кылырга мөмкин.

Балаларны беркайчан да караучысыз калдырмагыз. Кечкенә бала сай суда да бата ала! Балаларны йөзәргә өйрәтегез һәм сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен аңлатыгыз.

Үзегезгә һәм бер-берегезгә карата игътибарлы булыгыз. Саф акыл – суда хәвефсез ял итү нигезе!

Тәлгать НӘГЫЙМОВ, “БРның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәге» начальнигы.

Читайте нас: