Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
26 июль 2020, 11:00

Айлык түләүләр каралган

Пенсия фондындаАйлык түләүләр каралган

Федераль льготникларга айлык акчалата түләүләр өчен Башкортстан Республикасында 8,8 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Мондый статусы булган гражданнарга (Бөек Ватан сугышында катнашучы, «блокадачылар», сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалид һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашып һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар) социаль хезмәтләр җыелмасы бирелә Социаль пакетның бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итә, шул исәптән:

889,66 сум – инвалид балаларны рецептлар буенча кирәкле препаратлар, медицина әйберләре, дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары белән тәэмин итү;

137,63 сум – төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар бирү;

127,77 сум – шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү.

Ел саен 1 октябрьгә кадәр һәр кешегә киләсе елда социаль хезмәтләрне нинди рәвештә алачагын билгеләргә кирәк: натураль формада яки акчалата. Ташламаларны алуның гамәлдәге формасы сакланган очракта, гариза бирү кирәкми. Аны киләсе елның 1 гыйнварыннан үзгәртергә теләгән очракта, Пенсия фонды идарәсенә гариза бирү таләп ителә. Ташламасы булган кеше үз сайлавын үзгәрткәнчегә кадәр гариза гамәлдә булачак.

Пенсия фонды www.pfrf.ru сайтының "Гражданинның шәхси кабинетында» клиентлар хезмәтенә кермичә генә тиешле гаризаны Интернет аша җибәрү мөмкинлеге бирүче электрон сервис эшли.

Россия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, республикада 309 мең федераль льготник яши. Алар тарафыннан алына торган айлык акчалата түләүләрне финанслауга елына 8,8 млрд. сум чыгым тотыныла. Федераль льготникларның 90 проценты социаль хезмәтләр җыелмасы урынына акча эквиваленты ала.

Пенсия фонды матбугат хезмәте.

Читайте нас: