Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
24 июль 2020, 12:21

Ут саксызлыкны кичерми

01 хәбәр итәУт саксызлыкны кичерми

15 июльдә янгын сүндерү бүлегенең элемтә пультына Мәмәк авылы янында корыган үлән януы турында хәбәр килә. Янгын нәтиҗәсендә 1,5 гектар мәйдан ялан зыян күрә. Ул 85 янгын сүндерү часте һәм Шәрип авыл биләмәсенең дежур янгын сүндерү командасы көчләре белән сүндерелде.

16 июльдә Каратәкә авылында йорт яну турында хәбәр алынды. Янгын нәтиҗәсендә ул шактый зыян күрде. Ул 85 янгын сүндерү часте һәм Иске Тукмаклы авыл биләмәсенең дежур янгын сүндерү командасы көчләре белән сүндерелде.

17 июльдә Әхмәт авылында йорт яну турында хәбәр килде. Уттан йортка зыян килә. Янгын 85 янгын сүндерү часте һәм Әхмәт авыл биләмәсенең дежур янгын сүндерү командасы көчләре белән сүндерелде.

18 июльдә Урта Акбаш авылындагы шәхси хуҗалыктагы каралты-куралар яну турында хәбәр алынды. Янгын 85 янгын сүндерү часте һәм Шәрип авыл биләмәсенең дежур янгын сүндерү командасы көчләре белән сүндерелде.

19 июльдә Субай авылында 1,5 гектардагы коры үлән яну турында зәбәр иттеләр. Янгын 85 янгын сүндерү часте һәм Шәрип авыл биләмәсенең дежур янгын сүндерү командасы көчләре белән сүндерелде.

Исегездә тотыгыз, ут аның белән саксыз кыланганнарны кызганмый! Һәрвакыт һәм һәркайда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез. әгәр дә сезгә бәла килгән икән, кичекмәстән 01, 5-82-47 телефоннары буенча яки 101 я 112 мобиль элемтә аша (Коткару хезмәтенең бушлай телефон номерлары) дежур частька хәбәр итегез.

Район янгын гарнизонының 18нче янгын сүндерү һәм коткару отряды.

Читайте нас: