Барлык яңалыклар
Общество
8 июнь 2020, 13:55

Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтте

Искә алу һәм хөрмәтләү көне үтте

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, район зиратларына йөрү тыелган иде. 6 июньдә чикләњ бетерелде һәм Хәтер һәм искә алу көне үткәрү турында карар кабул ителде.

Бу көнне районның барлык авыл зиратларын төзекләндерү буенча өмәләр үтте. Күплзр якын кешеләренең зиратларын җыештырды, коймаларын буяды.

Район җитәкчесе һәм аның урынбасарлары данлыклы якташыбыз Лидия Стреляеваның каберенә барды.

Аннан алар җәсәде 2018 елда Карелиядә табылып, туган авылы Сөлтепкә кайтарып җирләнгән Бөек Ватан сугышы яугире Камилҗан Әдиевнең каберенә барды. Каһарман якташыбызга рәмәт сүзләре әйтелеп, чәчкәләр утыртылды. Авыл мулласы мәрхүм рухына багышлап аять укыды.

Читайте нас: