Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
5 июнь 2020, 13:28

Яңа койма койдылар

Төзекләндерү Яңа койма койдылар

Кушнаренко авылында яшәүче изге күңелле берничә кеше күпфатирлы йорт ихатасында яңа койма койдылар.

2020 ел Башкортстан Республикасында Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан ителде. Аның барышында халыкның уңайлы тормышы өчен шартлар тудыру, шәһәр һәм авылларныћ йөзен (газон, тротуар, койма, яктырту һәм башкалар) матурлау күз уңында тотыла. Райондашларыбызның бу эшкә үз башлангычлары белән тотынуы аеруча сљенечле.

Кушнаренколылар Әсгать Гайнетдинов, Булат Вахитов, Зинфир һәм Илвир Хәерланамовлар, көч һәм акчаларын берләштереп, Октябрь урамы, 79 адресы буенча күпфатирлы йортның иске коймасы урынына яңаны коялар. Алар үзләре биредә яшәмиләр, ләкин шушы йорттагы бер кешегә туган тиешлеләр.

– Бу эшне чын күңелдән башкардык. Биредә яшәүчеләргә дә яхшы, безгә дә күңелле. Койманы яңарткач, район үзәгенең төп урамы матурланып киткән кебек булды, – диде Әсгать Гайнетдинов.

Авылдашларыбызга шушы изге гамәлләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Читайте нас: