Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
28 Май 2020, 18:02

Сыйфатсыз ит сатып алган өчен

Район прокуратурасында Сыйфатсыз ит сатып алган өчен

Район прокуратурасы муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында законнарның үтәлешен тикшерде.

Аның барышында узган елның август-сентябрендә районның бухгалтерлык хезмәтләндерње һәм муниципаль сатып алулар үзәгенең Шәрип һәм Кушнаренко авыллары мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруга килешү төзүгә хокукка аукционнар үткәрүе ачыкланды.

Документларны үзәк җитәкчесе раслаган. Ләкин аларда Таможня берлегенең техник регламентларында ит продукциясенә куелган таләпләр каралмаган.

Моның нәтиҗәсендә югарыда әйтелгән мәктәпләрдә тиешле лицензиясе һәм маркировкасы булмаган, балалар туклануы өчен техник регламентлар таләпләренә ярашлы сертификатлау үтмәгән чит илдә җитештерелгән ит продукциясе сатып алына.

Район прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча районның бухгалтерлык хезмәтләндерүе һәм муниципаль сатып алулар үзәге җитәкчесе федераль монополия хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге карары белән 9 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү максатында прокуратура муниципаль район хакимиятеннән конкурс документациясенә үзгәрешләр кертүне, белем бирњ учреждениеләренә җибәрелүче азык-төлекнең сыйфатын контрольдә тоту буенча тәэсирле механизм эшләүне таләп итте.

Җитешсезлекләрне бетерү район прокуратурасы контролендә тотыла.

Марат БАСЫЙРОВ, район прокуроры.

Читайте нас: