Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
10 март 2020, 16:39

Ивановода заманча балалар поликлиникасы. Бездә кайчан булыр?

Ивановода заманча балалар поликлиникасы. Бездә кайчан булыр?#ВладимирПутин

Ивановода заманча балалар поликлиникасы. Бездә кайчан булыр?
Иваново өлкәсенә сәфәре барышында Владимир Путин "4 нче шәһәр клиник хастаханәсе"нең 6нчы балалар поликлиникасы эше белән танышты.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм медицина учреждениесенең баш табибы Александр Кукушкин озатуында Президент берничә табиб кабинетын, шул исәптән процедура, офтальмологик һәм терапевтик кабинетны карады.
2020 елның гыйнварында ачылган 6нчы номерлы балалар поликлиникасы беренчел сәламәтлек саклау звеносы эшен нәтиҗәле оештыру үрнәге булып тора.
Учреждениедә кабул итүгә дистанцион язылу бара, сәламәт һәм авыру пациентлар агымы бүленгән, аерым керү юлы белән кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлеге ачылган, профосмотр узу сроклары кыскартылган, "бер адым" белешмәләр бирү кабинеты эшли, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы мохит булдырылган.
Читайте нас: