Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
21 гыйнвар 2020, 13:37

Сак булыгыз, боз төшмәсен!

Халык игътибарына! Сак булыгыз, боз төшмәсен!

Халык игътибарына!

Сак булыгыз, боз төшмәсен!

Йорт кыегындагы бозның һич көтмәгәндә янәшәдән үтеп баручы кешеләр өстенә яки подъезд янында торган бала йоклаган коляскага килеп төшүе ихтимал. Ә моның каза күрүченең төрле тән җәрәхәтләре алуына, хәтта үлүенә китерүе мөмкин. Игътибарлы һәм сак булуыгыз бәхетсезлек очракларын искәртә ала.

Кыекларыннан каткан боз һәм кар ятмасы асылынып торган биналарга якын килмәгез, балаларны күзәтегез, аларга йорт түбәсендәге бозның куркыныч булуын аңлатыгыз. Көчле, аеруча юеш кар яуганда ишек каршында озак туктап тормагыз. Бинага якынлашканда аның кыегына күз салырга иренмәгез. Стена буеннан йөрмәвегез хәерле. Иң яхшысы – тротуардан бару. Түбәне кардан чистарту эшләре башкарылу турында билге күрсәгез, бу урынны урап үтегез. Коммуналь хезмәткәрләр әйткәнгә битараф калмагыз.

Илшат ИДРИСОВ,

район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.

Читайте нас: