Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общество
3 декабрь 2019, 13:00

Шатлык бүләк иттеләр

Социаль яклауШатлык бүлүк иттелүрРайон мәдәният йортының «Ядкарь» ветераннар халык хоры (җитәкчесе Роза Сабурова) Шәрип авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатка концерт белән бардылар.

Социаль яклау

Шатлык бүлүк иттелүр

Район мәдәният йортының «Ядкарь» ветераннар халык хоры (җитәкчесе Роза Сабурова) Шәрип авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатка концерт белән бардылар.

Үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар Роза Шәрифуллина, Эфир Шәйхиев, Ильяс Фәрхетдинов, Гөлсем Сафина, Әнүзә Дәүкәева, Юрис Фәйзәханов биредә яшәүчеләрне дулкынландыргыч лирик җырлары белән сөендерделәр. Фәнүзә Вәлиуллина такмаклары белән барысына да дәрт өстәде. Гөлшат Шәвәлиева һәм Сәлимә Шәңгәрәева сәнгатьле итеп шигырь укыдылар. Алыштыргысыз концертмейстер Рәфис Бакиев баянда уйнап кына калмады, бәлки үзе дә бик матур җырлады.

Рәвия Рамазанова интернатта тәрбияләнүчеләргә җыр бүләк итте, ә концерт тәмамлангач, барчасына сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләп, аят укыды. Кунаклар өлкән яшьтәгеләргә үзләре алып килгән бүләк һәм күчтәнәчләрне өләште.

Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул итте. Хорда катнашучылар үзләре дә концертка зур җаваплылык белән әзерләнде, тыңлаучыларга күңел җылысын җиткерергә тырышты. Әбиләр һәм бабайлар кушылып җырладылар, алкышладылар. Залда үзара татулык, бердәмлек шарты хакимлек итте, һәркем үзен бербөтеннең өлеше итеп тойды.

– Мондый очрашулар биредә яшәүче өлкәннәр өчен дә, безнең үзебез өчен дә зур әһәмияткә ия. Бүген тамашачылар шат күңелле, күтәренке кәефле булды. Соңгы вакытларда концертлар белән еш чыгып йөрибез. Район эшкуарларына шундый тәкъдимем бар: Яңа ел алдыннан шушы әби-бабайлар янына барып кайтсагыз иде. Аларга күп кирәкми бит. Һәркайсыбыз бәйрәм алдыннан могҗиза көтеп яши. Йорт-интернатта яшәүчеләргә бергәләп Яңа ел могҗизасы бүләк итик, – диде хор җитәкчесе Роза Сабурова.

Читайте нас: