Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общество
13 декабрь 2018, 14:09

Әбүнәче көне үтте

Матбугат-2019
Әбүнәче көне үтте
Мәдәният-спорт комплексында үткәрелгән Әбүнәче көнендә, һәрвакыттагыча, катнашучылар күп булды.



Фәнүзә Ибраһимова район гәзитенә беренчеләрдән булып язылды.


– Мин район гәзитен Кушнаренко авылына күчеп килгәннән бирле алдырам. Биш-алты ел элек ул кулыма очраклы гына эләккән иде. Шул көннән башлап «Яңа көн»не канәгатьләнеп укыйм, – ди ул.

Лена Рәхмәтова шулай ук гәзитнең күптәнге дусты.

– Басманы башыннан ахырынача укып чыгам. Аңардан район тормышы турында тулы мәгълүмат алам. Гади кешеләр, аларны борчыган мәсьәләләр, хезмәт ветераннары, юбилярлар турында мәкаләләрне яратып укыйм, –дип үз фикерен белдерде ул.

Киләсе елның беренче яртысына район гәзитенә язылган барлык әбүнәчеләрне велосипед уйнатуда катнашырга чакырабыз. Ул 20 декабрьдә 15 сәгатьтә Кушнаренко авылының үзәк мәйданында үткәреләчәк.

Айгөл ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: