Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомер буе горурланып яшибез

Гомер буе горурланып яшибез


Минем әтием Гыймран Ризван улы Дәүләтов 1916 елда Әхмәт авылында туа. Әнием белән гаилә корып, яшь пар Үзбәкстанда яши башлый. Ике уллары туа. Әти бухгалтер булып эшли.

Бөек Ватан сугышы башлангач та – 1941 елның июлендә үк, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Термез шәһәрендә алты ай әзерлек үткәннән соң, офицер дәрәҗәсе биреп, фронтка озаталар. Ул батырларча сугыша. Каты яралана. Кызыл Йолдыз ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә. Гаиләсе янына 1945 ел ахырында гына кайту насыйп була.

Сугыштан соң үз эшен дәвам итә. Үзбәкләр арасында абруйлы кеше була. Гарәп телендә Коръән укый, уразасын да калдырмый. Тормышлары тыныч, җайлы гына барса да, күңеле гел туган ягына тарта.

1957 елда Әхмәт авылына кайтып, яңа урында ике яклы йорт сала. Ул бик оста балта остасы да була. Бу вакытта инде гаиләдә дүрт кыз һәм дүрт ул үсә.
Әтием балалары бәхетле, тыныч тормышта яшәсен өчен фашист илбасарларына каршы батырларча сугышып, исән кайтса да, үзенә тыныч тормышта яшәргә насыйп булмый. Дошманнары үз илендә, үз авылында булып чыга. Ниндидер явыз кешеләр кырык дүрт яшендә генә аның гомерен өзәләр.
Әнием сигез бала белән тол кала. Татар хатыны ниләр күрми дигән сүзләр газиз әниебезгә карата әйтелгән кебек. Ничек кенә авыр булмасын, ул безне аякка бастыру, укыту, кеше итү өчен бар көчен салды. Олы яшьтәге кешеләр аны әле дә ихтирам белән искә алалар. Аллага шөкер, безнең бәхеткә әниебез озын гомерле булды. Коръән укып, абруйлы акъәби булып, безнең игелекләрне күреп, туксан яшен тутырып бакыйлыкка күчте.
Әти-әниебез белән гомер буе горурланып яшибез. Башкача сугышлар булмасын, күгебез аяз, тормышыбыз бәрәкәтле, икмәкле булсын, барыбыз да исән-сау яшик. Башкача сугыш күрергә туры килмәсен.

Лена ШАКИРОВА.

Читайте нас: