Яңа көн
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәркайсын исемләп хәтерлик

Җиңү солдатларыҺәркайсын исемләп хәтерликЯңа гына башланып киткән 2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү – шуларның иң күренеклесе. РФ Президенты Владимир Путин быелны Россиядә Хәтер һәм дан елы дип игълан итте.Илебез җитәкчесе билгеләвенчә, яшь буынга ветераннарга ихтирам һәм тарихи хәтер тапшыру бик мөһим. Һәр ел безне ул дәһшәтле һәм шанлы чордан һаман да ераклаштыра, аның тере шаһитлары кимегәннән-кими бара. Яшь буын ата-бабаларыбыз кан түгеп яулаган Бөек Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен, безнең бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен биргән каһарманнарның исемнәрен онытмаска тиеш.Хөрмәтле укучыларыбыз! Мөгаен, һәркайсыгызның гаилә альбомында Бөек Ватан сугышы ветераннары – әти-әниләре, картәтиләре, башка туганнарының фоторәсемнәре сакланадыр. Аларның һәркайсы Бөек Җиңүнең юбилей елында искә алуга лаек. Башта хатларыгызныhttps://avangard.rbsmi.ru/ адресы буенча гәзитнең электрон версиясендә урнаштырачакбыз. Аннан ел дәвамында һәр хат гәзит битләрендә урын алачак. Фоторәсем белән бергә хатларыгызны 8-919-615-74-19 номерына ватсапка яки 452230, Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 47 адресы буенча «Җиңү солдатлары» рубрикасына җибәрүегезне сорыйбыз.Һәр солдат кемнеңдер улы, әтисе, ире булган. Һәйкәл һәм обелисклардагы һәр исемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Әйдәгез, бергәләп яшь буынга, балаларга үз тарихыбызны сөйлик. Алар да ил тарихына кагылышлы булуларын тойсыннар.Без сезне хәтерлибез, сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Бөек Ватан сугышы каһарманнары!* * * Әхмәт урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Радмила Ногманова карт картәтисе турында горурланып сөйли: «Карт картәтием Зәбир Гомәр улы Ногманов 1916 елда туа. Мәктәпне тәмамлаганна соң Кушнаренко педучилищесында белем ала. Аннан Аскын районында укыта. 1940 елда туган мәктәбенә кайта һәм шул ук елны хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы башлангач артиллерист була. Кыска вакытлы хәрби училище тәмамлап, взвод командиры итеп тәгаенләнә. Сугышчан батырлыклары өчен карт картәтием ике Кызыл Йолдыз ордены, күп медальләр белән бүләкләнә. 1946 елда туган авылына кайта. Укытучы Наилә Абдулла кызы белән гаилә кора. Лаеклы ялга чыкканчы герография һәм физкультурадан укыта. 1996 елда вафат була. Без нәселебездә шундый каһарман сугышчы булуына горурланабыз».

Читайте нас: