Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
19 апрель 2021, 11:34

Уфа халкы кимегән

НацпроектыУфа халкы кимегән#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Узган елга кадәр аның артуы күзәтелә иде.

2020 елда Уфада яшәүчеләр 3,5 мең кешегә кимегән.

"Элек Уфада халык саны ел саен арта иде, - диде шәһәр Советы утырышында Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков. - Әмма былтыр без, күп еллар эчендә беренче тапкыр, аның кыскаруын күрдек. Сәбәпләре аңлаешлы. Бу демографик процесслар гына түгел, халыкның гадәти миграция үсешенең кимүе дә".

Греков сүзләренчә, миграция агымы 883 кешегә кимегән. 2020 ел башында шәһәрдә 1 140 273 кеше яшәгән булса, быелның башында - 1 138 322. "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында бу өлкәне үстерүгә игътибар артачагын да белдерде Сергей Греков.

Фото: gorobzor.ru

Читайте нас: