Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
12 апрель 2021, 09:00

Уфаның 21 нче хастаханәсенә яңа компьютерлар кайтартылган

НацпроектыУфаның 21 нче хастаханәсенә яңа компьютерлар кайтартылган

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Уфа шәһәренең 21 нче хастаханәсенә яңа компьютерлар кайтартылган. 417 яңа комплектлаштырылган компьютер хастаханәнең табибларына һәм шәфкать туташларына тәгаенләнгән.

“Яңа җиһазлар республика медицина мәгълүмат системасында эшләү таләпләренә тулысынча җавап бирә һәм тиздән эш урыннарына урнаштырылачак”, – ди медицина учреждениесенең баш табибы Ринат Нагаев.

Компьютер паркын яңарту "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру" программасы ярдәмендә мөмкин булган.

Бу хакта Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читайте нас: