Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
5 апрель 2021, 14:55

Милли проектлар үтәлеше тикшерелде

Милли проектлар үтәлеше тикшерелдеНәни ямашлылар, сезнең өчен!

Белокатай районының Ямаш авылында 95 урынга тәгаенләнгән яңа балалар бакчасы ачылды.

Ул Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы “Демография” милли проекты кысаларында төзелде.


Бакча 5 төркемгә, шул исәптә 1 ясле төркеменә дә тәгаенләнгән. Бинада азык әзерләү блогы, музыкаль зал, медицина блогы, төркемнәр, йокы бүлмәләре бар. Автономияле газ котельнаясы бинада тиешле температура режимын тәэмин итә. Бакча яны территориясендә махсус резин каплама түшәлгән 5 уен зонасы бар, комлыклар, карусельләр, горкалар бар. Район хакимияте башлыгы Мәсхүт Миңнегалин сүзләренчә, балалар бакчасы заманча технологияләр кулланылып төзелгән һәм нәниләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерер өчен бар нәрсә белән дә тәэмин ителгән.

Читайте нас: