Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
27 март 2021, 12:17

Эшкуарлар заманча программаларны үзләштерә

НацпроектыЭшкуарлар заманча программаларны үзләштерә#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Компанияләрнең алга таба үсешенең җентекле “юл карталары” эшләнәчәк.

"Урта һәм кече эшкуарлыкны яклау корпорациясе" “Иннопрактика “компаниясе” белән берлектә “Инновацияләр акселераторы” программасында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Бу инновацияләр һәм икътисадның технологик тармаклары өлкәсендә тиз үсә торган компанияләр өчен программа, ул стратегик үсешкә, продуктны трансформацияләүгә, сату базарларын киңәйтү, үз бизнесыңны оптимальләштерүгә һәм масштаблаштыруга юнәлдерелә. Анда катнашу өчен урта һәм кече эшкуарларның эшчәнлекләре дүрт елдан да ким булмаска, өстенлекле тармакларның берсендә эшләүләре мөһим. Шулай ук катнашучы компания табышының еллык уртача үсеш темпы 2016-2019 еллар (2017-2020 еллар) чорында кимендә 10% тәшкил итәргә тиеш. Шулай ук компаниядә штатта ким дигәндә өч хезмәткәр булырга тиеш.

Акселерация программасының йомгаклау чарасында катнашучылар чакырылган экспертлар, потенциаль партнерлар алдында эш нәтиҗәләрен тәкъдим итә, шулай ук бизнесны үстерү стратегиясе белән уртаклаша алачак.

“Акселерация программасын формалаштырганда без ярдәм итүнең аерым инструментларын түгел, ә бизнесның конкрет бурычлары өчен комплекслы карарлар әзерләдек һәм бизнесның интенсив үсешендә тәҗрибәле экспертларны җәлеп иттек. Программа тәмамланганнан соң, без катнашучылар белән бергә компанияләрнең алга таба үсешенең җентекле “юл карталары” формалаштырабыз, – диде "Урта һәм кече эшкуарлыкны яклау корпорациясе" генераль директоры Александр Исаевич.

Читайте нас: