Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
23 март 2021, 21:20

Күбесе яңа уку елына әзер булачак

НацпроетыКүбесе яңа уку елына әзер булачак

2021—2023 елларда Башкортстанда 6965 укучы урынга 8 мәктәп төзеләчәк. Аларны төзү өчен республика бюджетыннан 3,2 млрд. сум бүленәчәк. Шушы ук сумманың бер өлеше — 645,6 млн. сумы — федераль бюджеттан.

БР төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Алексей Новиков әйтүенчә, мәктәпләр төзү буенча төп эшләрне 2021 ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Мәсәлән, бүгенге көнгә Бишбүләк район үзәгендә төзелүче 320 урынлык мәктәп 60 процентка әзер. Төзүчеләр аны 2021 елның өченче кварталында тапшырырга планлаштырган.

Дуван районы Тастүбә авылындагы 120 укучы урынга төзелүче мәктәп 20 %ка әзер. Бусын ел ахырына кадәр тапшыру каралган.

Баймак районының Иске Сибай авылында 375 укучы урынга исәпләнгән мәктәп быел өченче кварталда эшли башлаячак. Шулай ук “Миловка паркы”ндагы 1225 укучы урынга исәпләнгән белем учагы да быел өченче кварталда укучыларны каршы алырга әзер булачак. Булгак авылында 825 урынлык мәктәпне дә өченче кварталда тапшыру каралган. “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында төзелүче бинада түбә ябу һәм эчке бизәү эшләре бара.

Нефтекамадагы 24 санлы бистәдә 1225 укучы урынга исәпләнгән мәктәп “Мәгариф” милли проекты буенча төзелә. Бүгенге көннәрдә анда эчке эшләр бара. Ул яңа уку елында укучыларны каршы алачак.

Уфаның Инорс бистәсендә зур белем үзәге төзелә. Ул балалар бакчасы, спорт блогын үз эченә ала. Төзүчеләр аны 2021 елның 3нче кварталына өлгертәчәк.

Учалыда “Белем” милли проекты кысаларында 1225 урынга исәпләнгән мәктәп 2022 елда тапшырылачак.

Чыганак: Башинформ
Фото: ufa.rbc.ru
Читайте нас: